Газетага язылу

Ислам илләре катнашында хоккей турнирларын оештыру хакында сөйләштеләр

30 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам илләренең хоккейны үстерү җыелма командасы (ОРХИС) баш тренеры Айваз Халиков, ОРХИС проекты җитәкчесе Фәнис Галиев, ОРХИС мөселман хоккей командасы капитаны Айдар Мифтахов белән очрашты.

Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов та катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәт һәм кунаклар ислам илләре катнашында киләчәктә көтелгән хоккей турнирларын оештыру, шулай ук ОРХИС призына мөселман командалары арасында Татарстан Республикасы буенча территориаль турнир уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашуда катнашучылар мөфти Камил хәзрәткә, команда әгъзасы буларак, хоккей буенча «Азия Кубогы» халыкара турниры җиңүчесе медален тапшырды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре