Чарада кунакларны бер сәгатькә каралган лекция кысаларында гарәп язуының барлыкка килү тарихы һәм үсеше белән таныштырачаклар, аннан соң 1,5 сәгатьлек гамәли остаханә эшли башлаячак. Гарәп язуының үзенчәлекләре белән танышканнан соң, катнашучыларга хәрефләр язып карау мөмкинлеге биреләчәк.
Дәресне каллиграфия остасы, рәссам һәм каллиграфия укытучысы Сергей Сорочьев үткәрәчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Чара 15:00 сәгатьтә башлана. Теләге булган һәр кеше әлеге остаханәдә катнаша ала, моның өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез