Газетага язылу

Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы» дип аталган күргәзмәгә экспонатлар җыялар

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда яңа проект әзерлиләр – «Татар намазлыгы» дип аталган күргәзмәгә экспонатлар җыялар.

Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы» дип аталган күргәзмәгә экспонатлар җыялар

Проектның максаты – республикада һәм чит төбәкләрдә яшәүче гаиләләрдә сакланып калган намазлыкларны барлап, дөньяга күрсәтү, гаилә ядкарьләрен саклаучы гаиләләр белән элемтәгә чыгып, тарихларын барлау; татар намазлыгы сәнгатенә игътибарны җәлеп итү. Бу хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, көзен музейда «Татар намазлыгы» дип аталган күргәзмә ачылыр дип көтелә.

«Намазлыклар – буыннар бәйләнешен саклаучы кадерле гаилә ядкаре, аларга әби-бабайларыбызның дога җылысы сеңгән. Ләкин бүгенге көндә бездә Иран, Төркия, Гарәп илләреннән кайтарылган намазлыклар киң кулланылышта йөри. Шул уңайдан «Татар намазлыгы» күргәзмә-проектын тәкъдим итеп җәмгыятьнең игътибарын нәкъ менә үзебезнең әби-бабайлар мирасы булып сакланып калган чигүле намазлыкларга юнәлтергә телибез. Әгәр сездә әби-бабайлардан калган чигүле намазлыклар саклана икән, безнең белән элемтәгә керсәгез иде. Һәр намазлыкның тарихы, чигүче яки саклаучы кешенең язмышы безгә бик кызык!» – дип хәбәр итте Ислам мәдәнияте музееның баш белгече Раилә Хаялиева.

Күргәзмә узганнан соң, намазлыклар хуҗаларына кире кайтарылачак!

Намазлыкларны тапшыру өчен +7 (843) 567-81-52, +7 937 589-67-62 телефон номерлары аша элемтәгә керә аласыз.

Фотода: Югары Осланнан Минһаҗева Әлфия ханымның күргәзмә өчен тәкъдим иткән тарихи намазлыгы

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре