Исламда су эчү кагыйдәләре

Суны ашыкмыйча, әкрен генә эчәргә кирәк.

Суны берьюлы түгел, берничә йотым белән эчү кирәк, стакандагы суга сулышыңны өрү дөрес түгел.

Әгәр мөмкинлек булса, суны утырып эчәргә тырышырга кирәк.

Су салынган савытны уң кул белән тотып эчү тиешле.

Су эчәр алдыннан: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим», – дип әйтергә, ә эчеп бетергәч, «Әлхәмдүлилләһ», – дияргә кирәк.

Су белән башкаларны да сыйлау күркәм гамәл булып тора.

«Дин вә мәгыйшәт»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре