Газетага язылу

Исле балыкны нишләтергә? Укучы соравына «ВТ» җавабы

Кибеттән катырылган балык сатып алдым. Икенче көнне кыздырганда аның инде бераз исләнгән, искергән икәне ачыкланды.

Бу очракта нишләргә? Сыйфатсыз балыкны икенче көнне кибеткә кире кайтара аламмы?

Эльвира Шәйхетдинова

Айрат Хәбибуллин, юрист:

– Әйе, кайтарырга мөмкин. Кибеткә чекны да алып килергә кирәк. Сатучы алудан баш тартса, Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә, сатучыга шикаять белдереп һәм акчаны кире кайтаруны сорап гариза яза аласыз. Кибет 10 көн эчендә җавап бирмәсә, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә сайт аша шикаять язарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре