Истанбулда Россия-Украина сөйләшүләре башланды

Истанбулда Россия белән Украина арасында сөйләшүләр башланды. Бу хакта “ТАСС” үз чыганагына таянып яза. Сөйләшүләр планлаштырылганнан 2 сәгатькә диярлек соңрак башланып киткән. Чара Истанбулның Чираган сараенда уза. Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Украина делегациясе хәрби киемнән килгән. Делегацияләрнең кул бирешеп исәнләшмәве дә мәгълүм.

Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан очрашу алдыннан белдергәнчә, бүген сөйләшүләрдә ил җитәкчеләре – Россия һәм Украина президентлары Владимир Путин белән Владимир Зеленскийның очрашу мәсьәләсен карау күздә тотыла. Икенче раундның тагын бер мөһим пункты – утны туктату мәсьәләсе буенча фикер алышу.
Россия делегациясе башлыгы – Президент ярдәмчесе Владимир Мединский хәбәр иткәнчә, алар Киевтан конфликтны тыныч юл белән җайга салу турында меморандум алган. Документ инглиз һәм украин телләрендә тәкъдим ителгән. Аның сүзләренә караганда, көнбатыш илләренең матбугат чаралары меморандумдагы төп фикерләрне бастырып чыгарган да инде.

Россия делегация Төркия шәһәренә кичә үк килгән. Аның составына тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, оборона министры урынбасары, генерал Александр Фомин һәм Кораллы көчләр генераль штабы баш идарәсе башлыгы Игорь Костюков кергән. Делегациягә Мединский җитәкчелек итә.
Исегезгә төшерәбез: Россия белән Украина делегациясенең соңгы 3 ел эчендә тәүге сөйләшүләре 16 майда Истанбулда узды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре