Россиядә бара торган бензин кризисы, ниһаять, Татарстанга да килеп җитте. АЗСлар янында су буе чиратлар, кайбер станцияләрдә бөтенләй бензин юк. Ташкичүгә иң якын АЗСта, мәсәлән, мотор ягулыгы төнге сәгать уникедән иртәнге сәгать икегә кадәр генә булып ала. Бензин кытлыгы аның бәясенең сикерешле үсеше белән янәшә бара. Мөшкеллектән җиңел генә чыгып булмаячак. Югары җитәкчелек вазгыятьне нефть эшкәртә торган мини-заводлар төзеп җиңеләйтмәкче. Әмма мәсьәләнең бер кыен ягы бар: аз тоннажлы нефть эшкәртү заводы төзергә ким дигәндә ел ярым – ике ел вакыт кирәк. Аннан соң андый заводларда җитештерелгән бензин бик кыйммәткә төшәчәк һәм сыйфаты да бик әллә нәрсә булмас. Перспективаның нинди буласын яхшырак беләсе килүчегә «Российская газета»дан «Размер имеет значение. Нужно ли строить в России новые мини-НПЗ» дигән язманы укырга тәкъдим итәбез. «Ватаным» хәбәрчесе кулына шундый мәгълүмат керде: «тышкы тәэсир» нәтиҗәсендә НПЗларның тагын 12 проценты планнан тыш ремонтка туктаса, вазгыятьне идарә итү катлаулы булачак.
Әлегә Россиядә бензин кризисының беренче нәтиҗәсе буларак ит бәясенең сикерешле үсеше күзәтелә. Росстат мәгълүматы ел башынан сыер итенең 15,58 процентка артуын күрсәтә. Татарстанда бер атна эчендә сыер итенең килосы, 40,94 сумга кыйммәтләнеп, 721,95 сумга җиткән. Бу гаҗәп түгел, чөнки сыерларның баш саны кискен кимеде, җитештерү чыгымнары үсә. Бензин бәясе үз өлешен кертми кала алмый. Дизель ягулыгы да бушка түгел бит, ул да үз бәясен югары күтәрә. Халык кесәсе резин түгел, билгеле. Кыйммәтләнгән саен, сатып алуны киметәчәк. Әмма авыл моңа баш саннарын киметү белән җавап бирер. Хөкүмәт кулында вазгыятькә тәэсир итәрлек берни дә юк диярлек. Төп ставканы күтәрергә була, салымнарны арттыра аласың, берсе дә булышмаячак.
Сыер ите җитештерү болай да ел башыннан 5,7 процентка кимегән инде. Ит белән сөт бер тандемда бит. Сөтнең ваклап сатудагы бәясе арта, авылдан сатып алу бәясе кими. Бензин кризисы кискенләшсә, сөт җыюның тукталуы да ихтимал. Мондый шартларда сыер санын киметүдән башка чара юк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез