Бу таләп, җитәкченең хезмәт функцияләрен үтәвенә, аның белән хезмәт килешүе төзелүенә һәм аңа хезмәт хакы түләнүенә карамастан, ай саен кулланыла.
Иминият кертемнәрен исәпләү өчен минималь база хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә тигезләнә. 2026 елда ул 27 093 сум тәшкил итә.
Хәтта директор иҗтимагый башлангычларда эшләсә дә, аның өчен иминият кертемнәре бу суммадан түбәнрәк исәпләнергә тиеш түгел.
Федераль салым хезмәте шулай ук аерым очракларда яңа кагыйдәне куллану тәртибен аңлатты. Әгәр бер кеше берьюлы берничә компаниядә җитәкче булса, аларның һәркайсы иминият кертемнәрен исәпләү өчен минималь базаны кулланырга тиеш.
Әгәр оешма уставында берничә бер кешелек башкарма орган булса, минималь хезмәт хакы аларның һәркайсы буенча түләүләргә карата аерым кулланыла.
Яңа тәртип җитәкчеләрнең пенсия хокукларын тулысынча формалаштыру өчен кертелә, чөнки индивидуаль пенсия коэффициенты исәпләнгән иминият кертемнәре суммасына турыдан-туры бәйле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез