«Җитәкчем ял да бирми, акчасын да түләргә теләми. Миңа нишләргә?»

Кибеттә сатучы булып эшлим. Миңа алмашка сатучы юк. Шуңа күрә шимбә-якшәмбедән кала, көн дә эшлим. Отпускыга соңгы тапкыр кайчан чыкканымны да хәтерләмим. Эш бирүчегә быелгы ялым урынына акчасын гына түләргә тәкъдим иткән идем. Алай ярамый, диде. Ял да бирми, акчасын да түләргә теләми. Кем хаклы?

Лилия Нигъмәтуллина. Балтач

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте:

– РФ Хезмәт кодексының 126 нчы маддәсе нигезендә хезмәткәрнең язмача гаризасы нигезендә 28 календарь көненнән (РФ Хезмәт кодексының 115 нче маддәсе нигезендә еллык түләүле ялның озынлыгы – 28 календарь көне) артып киткән еллык түләүле ялны гына акчалата компенсациягә алмаштырырга мөмкин. Ягъни еллык түләүле ялларны кушкан яки быелгы түләүле ялны киләсе елга күчергән очракта, аның 28 календарь көненнән артып киткән өлешен акчалата компенсация рәвешендә алырга була. Шул ук вакытта еллык түләүле ялны акчага алмаштырырга рөхсәт ителми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре