Италия Евровидение-2021 музыкаль бәйгесенең җиңүчесе дип табылды

Италиядән Måneskin төркеме Zitti e buoni җыры белән Евровидение-2021 музыкаль конкурсында җиңде, Россия вәкиле Манижа тугызынчы урынны алды, дип тапшыра РИА Новости хәбәрчесе.

Тамашачылар һәм жюри тавыш бирү суммар нәтиҗәләре буенча, итальянлылар 524 балл алды һәм җиңүче булды. Алар белән 25 илдән җырчылар ярышты.

Манижа 204 балл җыйды. Быел жюридан максималь 12 баллны бары тик Азербайҗан гына бирде. Жюри Манижага барлыгы 104 балл бирде, тагын 100 баллны тамашачылардан алды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре