Быел Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе премияләренең күләме билгеле булды. Бу хакта премия бирү буенча комитет башлыгы – Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева сөйләп үтте.
“Татарстанның гражданлык җәмгыятен үстерүгә шәхсән өлеш керткән өчен премия күләме 500мең сум тәшкил итә. Ул узган елда арттырылды, моңа кадәр 250 сум иде. Шундый 3 премия булачак”, – дип билгеләп үтте ул.
Социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырып, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән коммерциясез оешмалар өчен тагын 5 премия каралган. Болары – 800әр мең сум. Бу премия дә узган елда 2 тапкыр арттырылган.
Зилә Вәлиева әйтүенчә, Татарстанда 6 меңнән күбрәк коммерциясез оешма теркәлгән. Әмма шуларның 1 мең чамасы гына тотрыклы эшли. Соңгы елларда Татарстан Рәисе премиясенә гадәттә 100гә якын дәгъвачы тәкъдим ителә. Кандидатларны тәкъдим итү хокукына муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары, министрлыклар һәм ведомстволар каршындагы иҗтимагый советлар, коммерциясез оешмалар ия.
Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе премиясен дәгъва кылуга документлар кабул итү 29 сентябрьдә төгәлләнә. Документлар Иҗтимагый палатада кабул ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез