Газетага язылу

Юан эчәктә яман шештән котылу өчен эшләнгән вакцинаны сыный башлаганнар

Россиядә юан эчәктә яман шеш авыруын дәвалау өчен “Онкопепт” вакцинасын клиник шартларда сыный башлаганнар.

Медицина-биология федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Борисевич шул хакта белдергән, дип яза “РИА Новости”.

Аның әйтүенчә, әлеге вакцина билгеле бер сырхаудагы яман шеш күзәнәкләренең үзенчәлегенә туры китереп булдырыла. Борисевич билгеләп үткәнчә, хәзер вакцинаны куллану өчен сырхаулар җыя башлаганнар.

Исегезгә төшерәбез: быел Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме белән Россиядә эшләнгән онковакциналар белән дәвалануны ОМС системасына кертү турында карар кабул ителде.

Моңа кадәр Россия Фәннәр академиясе академигы, Гамалея исемендәге үзәкнең фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург хәбәр иткәнчә, Россиядә җитештерелгән онковакцина ясаткан тәүге сырхауны дәвалау төгәлләнгән. Академик әйтүенчә, андагы метастазлар юкка чыккан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре