“Юдино-2” тимер юлы вокзалында “Бердәм Россия” партиясенең “Бердәм ил – уңайлы мохит” федераль проекты кысасында инвалидлар өчен уңайлы зал ачылган.
Биредә начар йөрүче, коляскада хәрәкәтләнүче, шулай ук юл күрсәтүче этләр белән сәфәр чыгучы сукыр пассажирлар өчен уңайлы урыннар булдырылган.
“Юдино-2” физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен поездларны көтү залы булдырылган тәүге шәһәр яны вокзалына әйләнгән. Ел азагына кадәр тагын 2 станциядә – “Можга” һәм “Балезино”да шундый заллар ачу күздә тотыла.
Көтү залы вокзал турында, биредә күрсәтелә торган хезмәтләр, анда булу кагыйдәләре турында мәгълүматлардан торган тактиль-сенсорлы терминал белән тәэмин ителгән. Кунакларга шулай ук русларның ишарә телендә видеоконсультация, поездлар хәрәкәте расписаниесе урнаштырылган. Терминалда персоналны чакыру төймәсе дә булдырылган.
“Бердәм ил – уңайлы мохит” федераль партия проекты физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бүген бөтен илдә вокзалларда шундый зоналар ачыла”, – ди партиянең Казандагы җирле бүлеге секретаре беренче урынбасары, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: хәзерге вакытта Татарстанда инвалидлар өчен 4 көтү залы эшли. Өчесе – ерак араларга йөрүче поездлар өчен билгеләнгән вокзалларда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез