Белгечләр, күзәтү камераларындагы кадрларны җентекләп караганнан соң, Асылханов машина рулендәге кеше белән таныш булгандыр, чөнки аның белән кул биреп күрешкән һәм бернинди шикләнүсез утырып киткән, дигән нәтиҗәгә килгән. Әмма Геройның әнисе Татьяна «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бу фикерне кире каккан.
Исегезгә төшерәбез: Алексей көндезге 4ләр тирәсендә хатынына эшкә барып кайтырга кирәк булуы турында әйткән. Шуннан, кара кием киеп, сумка, пакет һәм документларын алган да Юрга шәһәренең Фестивальная урамындагы йорты янында кемнеңдер машинасына утырып киткән һәм юк булган.
Кузбассның Тикшерү комитеты үтерү турында статья буенча җинаять эше кузгаткан, әмма әлегә бу җәһәттән бернинди дә рәсми мәгълүматлар юк.
«Имештер, аның йөртүче белән таныш булуы турында язалар. Таныш булуына бик шикләнәм. Ул барысы белән дә кул биреп исәнләшә», – дип аңлатып үткән агентлык хәбәрчесенә Россия Героеның әнисе.
23 яшьлек Геройны өендә йөкле хатыны көтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез