Газетага язылу
  • Фото: ТАСС

Югалган Россия Героен дүртенче көн эзлиләр: тикшерү башланган

Кузбасс тикшерүчеләре Россия Герое Асылханов югалганнан соң тикшерү башлап җибәргән.

Кузбасс тикшерүчеләре Россия Герое Алексей Асылханов югалганнан соң тикшерү башлап җибәргән. Геройны дүртенче көн эзлиләр инде, дип яза “ТАСС”, Россия Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсе мәгълүматларына таянып.

Моңа кадәр “РИА Новости” хәбәр иткәнчә, югалганчы, Асылханов гаиләсендә бернинди дә тавыш-фәлән булмаган. Хатыны иренең әйбәт кәеф белән йөргәнлеге, бернинди дә күңелсезлекләр килеп чыкмаганлыгы турында сөйләгән. Шулай ук, тоткарланган очракта, иренең һәрвакыт кисәткәнлеген билгеләп үткән.

Исегезгә төшерәбез: Алексей Асылханов 3 апрельдә Юрга шәһәре Фестивальная урамындагы йортыннан чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аңа 2024 елда Россия Герое исеме бирелгән. Ул махсус хәрби операция зонасында дошманның 15 танкын, 50 бронемашинасын, күп кенә хәрбиләрен юк иткән.

СВОда бер аягын югалтканнан соң Кемерово өлкәсенә әйләнеп кайткан. Юрга агротехнологияләр һәм сервис техникумында педагог булып эшләгән.

Picture background

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре