Газетага язылу

«Югары белемнән ким түгел»: Владимир Путин урта һөнәри белем атамасын үзгәртергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин “урта һөнәри белем” атамасын үзгәртү мәсьәләсен карарга кушкан.

Президентның поручениеләр исемлеге Кремль сайтына урнаштырылган. Әлеге мәсьәлә узган елның декабрендә Дәүләт Советы утырышында каралган.

Ул чагында Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Премьер-министр Михаил Мишустин “Технополис Москва”да булганнан соң, урта һөнәри белем дигән төшенчә белән килешмәвен әйткән. “Махсус һөнәри белем – югары белем бирүнең кайбер вариантларыннан бер дә ким түгел.

Төп, көчле белгечлек бу. Әлеге мәсьәлә шулай ук Дәүләт Советы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында да каралды. Шуңа күрә Хөкүмәткә урта һөнәри белемне махсус һөнәри белемгә үзгәртү мәсьәләсе буенча эшләргә кушуны тәкъдим итәм”, – дигән Президент.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре