Газетага язылу
  • Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Югары Ослан районы һәм Минск өлкәсенең Столбцово районы хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Бүген Минск өлкәсендә (Беларусь Республикасы) Беларусь һәм Россия төбәкләренең XIII форумы ачылды.

Югары Ослан районы һәм Минск өлкәсенең Столбцово районы хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Анда составына Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Варакин, Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Илһам Кашапов һәм башка рәсми затлар кергән Татарстан парламенты делегациясе катнаша.

Быелгы форум, аны оештыруда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе Республика Советы катнаша, ике ил төбәкләренең икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләренә багышлана.

Форум ике көн дәвамында Минск шәһәрендә һәм Минск өлкәсендә уза. Бүген секция утырышларында Союздаш дәүләтләрнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү, территорияләрне икътисадый үстерү, технологик суверенитетны ныгыту, агросәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру, сәламәтлек саклау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, мәдәни-тарихи мирасны саклау мәсьәләләре күтәрелде. 

Татарстан парламенты делегациясе әгъзалары «Региональ сәясәт –Союздаш дәүләтләр территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп коралы» секциясенең эшендә катнашты. Секция модераторлары булып Федератив төзелеш, региональ сәясәт, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча Федерация Советы комитеты рәисе Андрей Шевченко һәм Минск өлкәсе Депутатлар Советы Рәисе, Республика Советының Региональ сәясәт һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары Наталья Якубицкая чыгыш ясады.

Бу утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы белән Минск өлкәсенең Столбцово районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзаланды. Документка Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин һәм Столбцово районы башкарма комитеты рәисе Андрей Атрушкевич кул куйды.

Килешү Татарстанның Минск өлкәсендәге белорус партнерлары белән муниципальара элемтәләрен киңәйтергә, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне активлаштырырга тиеш. Документта эшчәнлекнең төп юнәлешләре, үзара хезмәттәшлек өлкәләре һәм формалары билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы белән Минск өлкәсенең Столбцово районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүдә яклар Югары Ослан һәм Столбцово районнарында теркәлгән хуҗалык субъектлары арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштырудага, инвестицияләр җәлеп итүгә, уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, муниципаль районнарның мәгариф оешмалары, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә, социаль һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәләр, дип билгеләп үтелә.

Секция утырышы нәтиҗәләрен шәрехләп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, аның Минскида беренче тапкыр гына булуы түгел, һәр сәфәр җылы тәэсирләр калдыра. «Беларусь, Минск һәм күргәннәрдән алган тәэсирләр – сокланулы, күңелле хисләр, – диде Альберт Хәбибуллин. – Татарстанның Беларусь белән аерым элемтәләре бар – икътисад буенча һәм республикабызның күпмилләтле халкының аралашуы буенча да».

Ул Татарстан делегацияләренең Беларуська сәфәрләре даими булуын, һәм аның реаль нәтиҗәләргә китерүен әйтте. «Безнең республика вәкилләре Беларусьта берничә тапкыр булдылар. Һәм иң мөһиме – безнең территорияләрне үстерү максатларында үзара файдалы хезмәттәшлек бар», – диде ул.

Альберт Хәбибуллин төбәкара һәм муниципальара хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым тукталды. «Бүген безнең делегация, дәүләтләребез җитәкчеләре алып барган сәясәт нәтиҗәсендә, төбәкара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә, – дип басым ясады республика парламентының профильле комитеты башлыгы. – Төбәкара хезмәттәшлек кысаларында без муниципальара хезмәттәшлекне дә үстерәбез. Без Татарстан Республикасында бер муниципалитет кына түгел, ә берничә муниципалитетның тиешле шартнамәләр, үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек турында килешүләр төзүенә бик шатбыз. Һәм бу эшнең, бу хәрәкәтнең шундый уңай динамикага ия булуы бик күңелле хәл».

Секция утырышы Борисовский районының «БЕЛДЖИ» предприятиесендә узды. Мәйданчыкны сайлау очраклы түгел. Завод – Беларусь Республикасында машина төзелеше флагманнарының берсе һәм практик кооперациянең ничек үсүенең ачык мисалы. Быелның беренче өч аенда гына да «БЕЛДЖИ» конвейерыннан 22 359 машина төшкән, аларның 15 меңнән артыгы Россиягә озатылган. Бүгенге көндә предприятиедә 76 сәнәгать роботы эшли.

Делегатларда зур инвестиция проекты – заводның икенче чиратын төзү аеруча кызыксыну уятты, аны 2027 елга файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Форумның эше иртәгә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова катнашында дәвам итәчәк. Көннең икенче яртысында форумның пленар утырышы булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре