Чаллы суды карарына берьюлы гаепләүче як та, яклаучы як та шикаять белдергән. “Суд җәза чарасын билгеләгәндә, фәкать гаепләүнең авырлыгына гына нигезләнгән. Камаев җинаять юлы белән алынган акчасын дәүләткә тапшырды. Чынбарлыктагы җәза срогын шартлысына үзгәртүегезне сорыйм”, – дигән Камаевның адвокаты.
Прокуратура да чынбарлыктагы җәза срогын шартлы җәза срогына алыштыруны сораган. “Хаталанганымны таныйм, үз гаебемне таныйм. Миңа ярдәм итүегезне, мәрхәмәтлелек күрсәтүегезне сорыйм”, – дигән соңгы сүзендә Камаев.
Суд коллегиясе хөкем карарын үзгәрешсез калдырган һәм якларның шикаятьләрен канәгатьләндермәгән. Исегезгә төшерәбез: Фаил Камаевны 4 елга катгый режимдагы колониягә һәм 6 миллион сумлык штрафка хөкем иткәннәр. Ул вәкаләтләрен үз файдасына куллануның өч эпизодында, ике тапкыр – ришвәт алуда һәм ике тапкыр – вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип танылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез