Газетага язылу

Югары тизлекле тимер юлны Казанга кадәр озайту проекты өчен барлык рөхсәт кәгазьләре алынган

Югары тизлекле тимер юлны (ВСМ) Мәскәүдән Түбән Новгород һәм Казанга кадәр озайту проекты өчен кирәкле барлык рөхсәт кәгазьләре алынган. Бу турыда республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте.

Россия транспорт министры Андрей Никитин әйтүенчә, Мәскәүдән Түбән Новгород һәм Казанга кадәрге юл өлеше – ил эчендә иң нәтиҗәле маршрут. Аның икътисадый үсештәге әһәмияте гаять зур.

Исегезгә төшерәбез: Мәскәүдән Казанга кадәр ВСМ төзү турында 2013 елда ук сөйләшә башладылар. Яңа тимер юлның ул чагында 1,1 триллион сумга төшәчәге турында белдерелде. Хәзерге вакытта Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләре арасында Россиядә югары тизлекле тәүге магистраль төзелеп килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре