Яңа методика буенча, түләүле урыннар саны соңгы ике уку елында коммерция нигезендә укучы студентларның уртача саныннан чыгып билгеләнәчәк. Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына үз тәкъдимнәрен җибәрәчәк, ә университетлар абитуриентларның уңышлылыгын һәм эш базарында чыгарылыш укучыларына ихтыяҗны исәпкә алып төзәтмәләр тәкъдим итә алачак.
Россия Президенты Владимир Путин 6 февральдә Фән һәм мәгариф советы утырышында икътисад өчен кирәкмәгән белгечлекләргә түләүле кабул итүне чикләү кирәклеген ассызыклады.
Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков сүзләренчә, яңа кагыйдәләр барлык югары уку йортларына, белгечлекләргә һәм юнәлешләргә кагылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез