"Юл акчасы килми. Сәбәбе нидә?"

Күршем өчен борчылып шалтыратам. Нурия Нуриаздановага юл акчасы килми. Бер тапкыр «ВТ»га шалтыраткач, бирә башлаганнар иде аны. Хәзер тагын туктаттылар. Аптырагач, авыл советына да бардым. Нурия апаның бәрәңге бакчасы зур, диләр икән, 38 квадрат метр дип язылган. Районга барып төзәттерергә кушалар. Ә алар белешмә сорый. Авыл советында 27,8 дип тора. Сәркатип кыздан белешмә дә сорадым. Бирә алмыйбыз, ди. Күршемнең пенсиясе дә аз бит. Бар акчасы даруларга китә. Үтенеп сорыйм, ярдәм итегез әле.

Венера Фатыйхова. Арча районының Түбән Пошалым авылы

Россия Социаль (Пенсия) фондының Арча районындагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова:

– Безнең базада Нурия апаның барлык мәгълүматлары бар. Кадастр палатасыннан килгән белешмәдә 38 квадрат метр җире бар дип язылган. Әгәр бәрәңге бакчасы 27,8 икән, аңа юл акчасы тиеш. Пенсиясе 14 мең сум. Яңадан барлык документларын барларга кирәк.
Рузия Нурмөхәммәтова Нурия апага ярдәм итәргә теләүче Венера ханымның телефон номерын сорап алды. Барысын да ачыкларга сүз бирде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре