• Фото: Павел Лисицын/РИА Новости

«Юл акчасын түләми башладылар. Ни өчен?»

2024 елның сентябрь аеннан миңа юл акчасын түләми башладылар. Район социаль яклау бүлегеннән барып сораган идем. «Пенсияң 20 мең сумнан артып китте бит», – диделәр. Мин заманында, моннан 18 ел элек 2750 сум пенсия белән чыккан идем. Төзелештә, бик авыр эштә эшләдем. Юл өчен дип бирелгән 600 сум тирәсе акча безнең кебекләргә бик ярап тора иде әле. РКБга барып кайту гына да 1500 сумга төшә бит. Хәзер авыртмаган сөяк юк. Шул юл акчасын бирми башлауларына бик хәтерем калды. Бу сорауга җавапны да беләм кебек инде. Эч пошканнан рәхәтләнеп бер сөйләшәсем, зарланасым килеп китте. Законнарны гади халыкка яхшырак булсын дип үзгәртәсе иде. Газетага язылам. Бик яратып укыйм. Кешеләргә бик күп ярдәм итәсез. Рәхмәт яусын үзегезгә.

Хаҗия Сөнгатова. Буа шәһәре

Хаҗия апа, беләм, дисә дә, бәлки, арада ни өчен юл акчасы килүдән туктады икән дип, аптырап йөрүчеләр дә бардыр. Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге:

– 2025 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү өчен пенсионерларга 630 сум акча бирелә (ләкин бу очракта аның кереме 20 мең сумнан артмаска тиеш). Юл акчасын билгеләгәндә, шулай ук пенсионерның шәхси милек белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителеше дә исәпкә алына. Түбәндәге очракларда юл акчасы бирелми:

*дәүләт теркәлүендә булган торак (яки аның бер өлеше) җан башына 40 кв. мнтрдан (ялгыз яшәүче пенсионерга 80 кв. м) артып китсә;

*дәүләт теркәлүендә булган берничә торакның (яки берничә өлешнең) мәйдан суммасы җан башына 40 кв. метрдан, ике кешегә 23 кв. метрдан артып китсә;

*бер яки берничә бакча йорты булып, аларның гомуми мәйданы җан башына 40 кв. метрдан артып китсә;

*Россия Федерациясе законы нигезендә дәүләт теркәлүе үткәрелергә тиешле торак булмаган биналар, корылмалар булса (бу исемлеккә транспорт кую өчен билгеләнгән гараж, машина кую урыны, шәхси торак төзелеше, хуҗалык алып бару, бакча өчен билгеләнгән участоктагы корылмалар керми);

*җитештерелгән вакыты өч елдан да артмаган ике яки берничә автомобиль булса (инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган, дүрт һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрнең биш урынлы җиңел машиналарына бу кагылмый).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре