Казанда юл аша йөгереп чыккан әбине машина таптаткан. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке тугызларда Очкын урамында булган. Якынча ачыкланганча, 14нче модельле «Лада» машинасының 50 яшьлек йөртүчесе иминлек тизлеген сакламаган һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыккан 87 яшьлек хатын-кызны таптаткан.
Әбинең баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез