«РОСБИОТЕХ» университетының биоэкология һәм биологик иминлек кафедрасы доценты Елена Слынько юл буенда гөмбә җыюның куркыныч булуы турында RT басмасына сөйләгән.
Эксперт сүзләренчә, сентябрь гөмбә җыю өчен бик яхшы ай санала. Бу айда ак гөмбә, каен гөмбәсе һәм башкалар кебек ашарга яраклы гөмбәләртабарга мөмкин. Әмма еш кына агулылары да очрарга мөмкин.
Слынько шулай ук ялган гөмбәләр барлыгы турында да искәртте. Алар, беренче карашка, ашарга яраклы гөмбәләргә охшаган, ләкин төсе, сабагының формасы, эшләпәсе һәм текстурасы белән аерыла.
Гөмбәне юл буенда җыйган очракта исә хәтта ашарга яраклы төрләр дә зарарлы булырга мөмкин, чөнки гөмбәгә авыр металлар һәм химик матдәләр сеңгән булуы бар. Мондый гөмбәне ашау сәламәтлек өчен куркыныч – бу кискен яки хроник агулануга китерергә мөмкин. Эксперт сүзләренчә, юл буендагы куе урманда гөмбә җыю өчен куркынычсыз ара якынча 50 метр тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез