Кичә кичке бишләр тирәсендә Азнакай районының Җиңү бистәсендә коточкыч юл һәлакәте булган. Билгесез сәбәпләр аркасында "УАЗ" машинасы юл читенә очкан һәм әйләнгән.
Машинада өч ир-ат булган. Аларның берсе һәлакәт урынында ук үлгән, бер ир-атны хастаханәгә озатканнар, тагын берсе хастаханәгә барудан баш тарткан.
Хәзер әлеге һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез