Газетага язылу

Юл һәлакәтенә очраган Гөлназ Асаева:«Рульдә мин идем»

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева, юл һәлакәтенә очраганнан соң, хәбәргә чыкты.

«Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, зинһар, тынычланыгыз! Әлегә беркем дә концертлар куярык хәлдә түгел. 4 мартта Уфада концерт булмаячак.

Руль артында мин идем. Моны беркем дә яшерми. Һава шартлары аркасында идарәне югалттым. Каршы як полосага чыктым. Бернәрсә дә эшләп булмады. Соңрак элемтәгә чыгармын, әлегә хәлем юк.

Зыян күргән як белән элемтәдә торабыз. Барлык шалтыратулар теркәлгән. Теге машинаның пассажирларының телефон номерларын безгә бирүче булмаганлыктан, Даутовларның кияве аша элемтәдә торуны дәвам итәбез», – дип язган Гөлназ үз сәхифәсендә.

Элегрәк тә, Гөлназ Асаеваның хәлен язган идек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре