Гастрольгә барганда юл һәлакәтенә очраган Гөлназ Асаеваның күпсанлы имгәнүләр алганлыгы турында хәбәр иткән идек. Гөлназ үзе алган җәрәхәтләргә караганда, каршы як машинада булган, бик каты зыян күргән хатын-кыз өчен борчылган иде. Зыян күрүче якның элемтәгә керергә теләмәве дә аны хафага салды.
Бүген җырчы хәбәр итүенчә, аның 10 мартта Туймазыда концерты булачак. Әлеге концерттан кергән акча юл һәлакәтендә зыян күрүчегә тапшырылачак. Җырчының статустагы хәбәреннән аңлашылганча, зыян күргән як ярдәмне кабул итәргә ризалык биргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез