Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны 23 кешегә арткан. Бу турыда журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр итте.
Теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда яраланучылар саны кимүгә карамастан, без нәтиҗәләрнең начарлануын күзәтәбез. Республика юлларында барган бу хәлне фаҗига дип кенә бәяләп була, чөнки соңгы өч ел дәвамында һәлакәтләрнең артуы һәм нәтиҗәләрнең авыраюы күзәтелә, шуның кысаларында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны да үсә, — диде Айрат Сәмигуллин.
Ул шулай ук күптән түгел генә булган ике очрак турында искә төшерде. Аларның берсе Әлки районында булды. Лада Грантаның тракторга килеп бәрелүе аркасында биш кеше – җиңел машинадагы дүрт кеше һәм трактор йөртүчесе һәлак булды.
– Машина йөртүче тормозга басып өлгермәгән, шуңа күрә рульдә килеш йоклап киткән булырга мөмкин. Өч бертуган һәм тагын бер танышлары төнге балыктан кайтулары булган. Машина йөртүче рульгә арыган килеш утырган. Нәтиҗәдә, үзе дә, пассажирлар да һәлак. Кызганыч, эшкә дип чыгып киткән, бернинди гаебе булмаган трактор йөртүчесенең дә гомере өзелде, – диде ул.
Икенче очрак Кайбыч районында булган. Монысында Хундай автомобиле Газельнең артына килеп бәрелә. Җиңел машина йөртүчесе һәм өч пассажир шунда ук һәлак була.
– Бу юлы да авария сәбәбе – машина йөртүчесенең арыганлыгы. Ул моңа кадәр йокламыйча 2000 км юл узган була, – ди Айрат Сәмигуллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез