Мотоциклы таш түшәлгән юлда “чыгымчылаган”.
Әлмәт районында мотоцикл йөртүче һәлак булган. Коточкыч хәл 15 сентябрьдә кичен Яңа Нәдер авылы тирәсендә килеп чыккан.
“Челнинские известия” Дәүләт автомобиль инспекциясенең башлангыч мәгълүматларына таянып язганча, BRZ X5 PR300 маркалы мотоцикл рулендәге 39 яшьлек ир-ат вак таш түшәлгән юлдан зур тизлектә барганда, читкә “очкан”. Ул шундук җан биргән.
 Авариянең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез