Юл-транспорт һәлакәтенә кемнәр күбрәк юлыга: белгеч җавап биргән

Хәзерге көндә Россиядә машина йөртүчеләрнең 55 проценты – ир-атлар, ә 45 проценты – хатын-кызлар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына автоэксперт, РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә закон чыгару буенча эшче төркем әгъзасы Дмитрий Попов  хәбәр иткән.

Шул ук вакытта, автомәктәпләрдә төркемнәр исемлегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар нисбәте тигез диярлек, ди белгеч.

Аварияләр статистикасына килгәндә, автоэскперт ир-атларның хатын-кызларга караганда юл-транспорт һәлакәтенә ешрак эләгүен әйткән.

«Ир-атлар юл-транспорт һәлакәтенә күбрәк юлыга. Алар машина белән идарә иткәндә «хәзер мин сезгә нинди икәнлегемне күрсәтәм» дип масаерга ярата», – дигән Дмитрий Попов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре