Юл-транспорт һәлакәтендә шоферы һәм аның 14 һәм 12 яшьлек ике баласы һәлак булган

«Краснодар — Верхнебаканск» трассасында 6 автомобиль бәрелешкән: әни кеше һәм аның 2 баласы һәлак булган.

33 яшьлек "Хендай" автомобилендәге хатын-кыз идарәне югалтып каршы як полосага чыга һәм 29 яшьлек Армавир кешесе йөрткән «КАМАЗ»  бәрелә. Җиңел машина йөк машинасына бәрелгәч кире үз полосасына чыгып оча, нәтиҗәдә, тагын 4 машина зыян күрә. Юл-транспорт һәлакәтендә «Хендай» шоферы һәм аның 14 һәм 12 яшьлек ике баласы һәлак була.

Фаҗиганең барлык шартлары ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре