Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик еш санга сукмаучы йөртүчеләр белән эшне көчәйткән. “Татар-информ” ведомство мәгълүматларына таянып язганча, полиция хезмәткәрләре инспекторлар игътибарына даими эләгүчеләр белән шәхсән сөйләшергә булган.
Ел башыннан бирле инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ярты ел эчендә 150 тапкырдан күбрәк бозган 43 йөртүче белән әңгәмә корган. Моннан тыш полиция кагыйдәләрне 100 тапкырдан артыграк бозучылар исемлеген булдырып, аны җирле хакимиятләргә юллаган. Хәзер түрәләр автоинспекторлар белән бергә әлеге ваемсызлар белән әңгәмәләр уздыра. Дәүләт автомобиль инспекциясендә билгеләп үтелгәнчә, бу эш йомгаклары буенча иң тәртипсез йөртүчеләрнең исем-фамилияләре массакүләм мәгълүмат чаралары аша җиткереләчәк.
Әйтергә кирәк, күзгә-күз карап сөйләшүләр нәтиҗәле булып чыккан: юлда кагыйдә бозучылар саны 40 процентка кимегән. Мондыйлар бигрәк тә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә күп. Быел Татарстан башкаласында бер ир-ат рекорд куйган: барлыгы 288 тапкыр штрафка (барлыгы 244 мең сумлык) тартылган.
Дәүләт автомобиль инспекторлары бу юнәлештәге эшне дәвам иттерергә ниятли. Алар шәхсән әңгәмәләрнең йөртүчеләргә юл кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлауга ярдәм итәчәгенә, нәтиҗәдә республика юлларының иминрәккә әйләнәчәгенә ышана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез