Юллама бәяләре күпме тора?

Быел  лагерьга юллама бәяләре 5-36 мең сумны тәшкил итә. Болар –7-21 көнлек сменалар. Әти-әниләр түләве смена төренә карап – 4-40 мең сум. Хосусый лагерьларда итү өчен 40 меңнән 70 мең сум түләргә кирәк. Татарстан Министрлар Кабинетында балалар ялына багышланган брифингта Ринат Садыйков юлламаның хакларын әйтте.

Юллама әти-әниләр кесәсенә сугамы?Әйтик, Тукай районының “Балкыш”, Нурлат районының “Заречный” лагерьларында ял иткән өчен, әти-әниләр уртача 4-5 мең сум түләячәк. Казандагы лагерьларның хакы –9-15 мең сум. Республика лагерьлары, яшьләр үзәкләренә бару 18-20 мең сумга төшәчәк. Юлламаның тулы бәясе исә – 26-31 мең. Мәктәп яны лагерьларында ял итү 5130 сум торса, әти-әниләр түләве 770 сумны тәшкил итә.
Анападагы “Витязево”, “Глобус”, Кырымдагы “Сатера” лагерьларына юлламаны әти-әниләр 39 мең 300гә сатып алачак.
Хосусый лагерьларда бәяләр тешләрлек. Мәсәлән, “Берсут”, “Саулык” лагерьларында юллама хакы уртача 40 меңне тәшкил итсә, “Байтик”, “Татнефть”оешмасыныкы 70 меңгә җитә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре