Газетага язылу

Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан «Буран» планы расланды

Татарстан Республикасында 2025/2026 елларның кышкы чорында куркыныч метеорологик күренешләр китереп чыгарган гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәлгә ашырыла торган «Буран» оператив планы төзәтелде һәм расланды.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин хәбәр итте.

План автомобиль һәм тимер юл элемтәсенең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Федераль һәм төбәк юлларын, түләүле трассаларны да кертеп, 17 подряд оешмасы тәэмин итүен ассызыклады министр урынбасары.

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларына хезмәт күрсәтү өчен 1 125 берәмлек махсуслаштырылган юл техникасы паркы файдаланыла. Алар арасында ком-тоз катнашмасын һәм техник тозны сибү өчен 345 катнаш юл машинасы, шулай ук тиз арада кар чистарту өчен 59 автосамосвал бар.

Кышкы юлларны карап тоту өчен барлык материаллар да тулы күләмдә әзерләнгән. Төбәк трассалары өчен 282,9 мең тонна ком, 91,9 мең тонна тоз һәм 349,9 мең тонна ПСС әзерләнгән. Федераль юллар өчен – 18,2 мең тонна ком, 29,5 мең тонна реагент һәм 147,7 мең тонна ПСС әзер. Җирле юллар өчен 70,8 мең тонна ком, 16,8 мең тонна тоз, 28,4 мең тонна реагент һәм 73,6 мең тонна ПСС әзерләнгән.
Юлларның эксплуатация торышын контрольдә тоту метеостанцияләр ярдәмендә алып барыла: 44 комплекс федераль әһәмияттәге трассаларда һәм 39 комплекс төбәк юлларының терәк челтәрендә эшли. Барлык метеостанцияләр кышкы чор башланыр алдыннан тикшерү узган.

Федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында җаваплы затларның кизү тору графиклары расланды, транспорт инфраструктурасы объектларын саклау буенча чаралар көчәйтелде һәм хокук саклау органнарының һәм коткару хезмәтләренең кизү тору хезмәтләре белән үзара хезмәттәшлек оештырылды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин барлык җаваплы вазыйфаи затларны вәзгыятьнең өзлексез мониторингын алып барырга һәм РСЧС идарә органнарына вакытында мәгълүмат бирергә чакырды.

"Бәйрәм көннәрендә халыкның иминлеген тәэмин итү өчен оештырылган көчләр һәм чаралар төркеменә, кирәк булган очракта, гамәлдәге нормативлар нигезендә кичекмәстән югары дәрәҗәдәге әзерлеккә күчәргә кирәк", - дип ассызыклады ул.

ТР Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итүенчә, якындагы тәүлектә Татарстанда көчле җил, буран һәм юлларда күз күреме  начарлануы көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре