Татарстан юлларындагы камералар яктырткыч утлары сүнгән килеш бара торган машиналарны да төшерә башлаган. Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
«Фаралары сүнгән килеш хәрәкәт иткән машинаны йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак», – диелә хәбәрдә. Мондый камералар, барыннан да бигрәк, каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан аварияләр аеруча күп теркәлгән урыннарда эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез