Юллы иткән ел: Яңа ел алдыннан берьюлы ике түләүле юл ачылды

Татарстанда түләүле юллар саны артты. Яңа ел алдыннан берьюлы ике түләүле юл – Вознесение трактының икенче өлеше һәм Алексеевск – Әлмәт юлы кулланышка тапшырылды. Бәйрәмгә бүләк тә бар.

2024 ел республика тарихына яңа юллар ачылу белән кереп калачак. Моңа бернинди дә шик юк. Иң әһәмиятлеләреннән – башкаланың Горький шоссесы тулысынча яңартылды, «Зур Зеленодольск» юлы төзелде, шулай ук, М7 трассасының Иннополис янындагы өлеше дә кулланышка тапшырылды. Узган атнада исә Россия Президенты Владимир Путин катнашында Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы ачылды. Юл салучылар урамында чираттагы бәйрәм – Вознесение трактының икенче өлеше, Алексеевск – Әлмәт юлы һәм башкала аэропортында яңа перрон (ул БРИКС саммиты вакытында кунакларны кабул итте) ачылды. Тантаналы чарада видеоэлемтә аша Ил Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Марат Хөснуллин республиканы инфраструктураны үстерү юнәлешендә ил күләмендә әйдәп баручыларның берсе дип атады һәм Татарстанда илкүләм проектларның үтәлешен югары бәяләде.

Үз чиратында, Татарстан Рәисе әйтүенчә, федераль ярдәмнән башка мондый зур төзелешләр булмас иде. «Бездә чираттагы шатлыклы көн. Вознесение трактының икенче өлеше ачылды. Әлбәттә, федераль ярдәмнән башка бу мөмкин булмас иде. Алексеевск – Әлмәт юлы да федераль ярдәм һәм хосусый инвестор катнашында төзелде. Ул безнең хыялыбыз иде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Форсаттан файдаланып, Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы өчен дә рәхмәт әйтергә телим. Алар – илебезнең иң эре сәнәгать үзәкләре. Хәзер машина йөртүчеләр бер сәгать вакытын янга калдыра. Заманча юл өч елдан да кимрәк вакыт эчендә төзелде. Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәт – илебез тарихында бу кадәр транспорт инфраструктурасы беркайчан да төзелмәгән. Безнең республика мисалында без федераль объектлар гына түгел, ә шәһәр һәм төбәк әһәмиятендәге объектларның да төзелүен күрәбез. Зур ярдәм алабыз!»

Яңа ачылган юллар түләүле булулары белән дә үзенчәлекле. Беренчесе – шәһәр эчендәге, ә икенчесе – төбәк дәрәҗәсендәге тәүге түләүле юл. Алар концессион килешү – дәүләт белән бизнес арасындагы хезмәттәшлек нигезендә сафка басты.

Җиңү проспектыннан алып М7 трассасына кадәр Вознесение трактының икенче өлеше (аның Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр тәшкил иткән беренче өлеше былтыр ачылды һәм ул бушлай)  Мамадыш трактын бушатырга ярдәм итәчәк, дип көтелә. Түләүле юлның озынлыгы – 7,6 чакрым, рөхсәт ителгән иң зур тизлек – сәгатенә 90 чакрым, төзелеш бәясе – 27 миллиард сум. Юлда йөрү хакы да билгеле. Аерым алганда, җиңел машиналар өчен (I категория) ул – 90 сум, ә хәрәкәт күп булган вакытларда (6.30–9.00 һәм 17.00–19.30 сәгатьләрдә) 150 сум тәшкил итәчәк. Яңа юлдан М7 юлына чыгарга 6–7 минут та җитәчәк, ди.

– Түләү җыю өчен юл «акыллы» система урнаштырылган, – ди «Оптима-технологии» ҖЧҖ директоры Рөстәм Рәфыйков. – Вознесение трактының икенче өлешенә кергәндә бернинди дә шлагбаумнар юк. Система автомобильләрне үзе танып беләчәк. Шунысы да бар: юлның түләүле өлешенә кергәч, аннан чыгып китеп булмаячак. Машина йөртүчеләргә ахырга кадәр барып җитәргә һәм гомуми билгеләнгән сумманы түләргә туры киләчәк.

Республикада яшәүчеләргә юл салучылардан бүләк тә бар. «Вознесение трактының икенче өлеше 11 гыйнварга кадәр тест режимында эшләячәк. Ягъни автомобиль хуҗаларыннан түләү алынмаячак. Бу – системаны тәгаенләштереп бетерү өчен дә, машина йөртүчеләр яңа юлның уңайлылыгын сынап карасын өчен дә эшләнә, – диде Рөстәм Рәфыйков. – 11 гыйнвардан соң, түләүле юлдан узган өчен, vtkazan.ru сайты аша түләргә туры киләчәк. Моның өчен биш көн вакыт бирелә. Түләмәгән очракта, федераль канун нигезендә, мәгълүмат тиешле органнарга җибәреләчәк».

Тагын бер «акыллы» юл республиканың берьюлы биш районын (Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Әлмәт районнары. – Ред.) тоташтырды. Алексеевск – Әлмәт юлы Шәле – Баулы автомобиль юлына керә. Яңа трасса киләчәктә М7 һәм М5 федераль юлларын тоташтырачак, дип көтелә. Озынлыгы 145 чакрым тәшкил иткән Алексеевск – Әлмәт юлыннан тыш аңа Әлмәт белән Баулы арасындагы 100 чакрым чамасы юл һәм Саескан тавыннан Шәлегә кадәр гамәлдәге 40 чакрымга якын юл керә. Юл хакына килгәндә, җиңел машина хуҗаларына Алексеевск – Әлмәт юлыннан хәрәкәт итүнең һәр чакрымы өчен 4,50 сум түләргә туры киләчәк. Аларга яңа юл бер якка 653 сумга төшәчәк. Әлегә исә юл тест режимында эшләячәк һәм анда йөргән өчен түлисе булмаячак.

Фикер

Фәрит ХӘНИФОВ, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры:

– Алексеевск – Әлмәт юлы төзелеше – республика өчен стратегик әһәмияттәге проект. Ул төбәк дәрәҗәсендәге үзәкләрне берләштерә һәм ил транспорт системасында яңа транзит коридоры булдыра. Үзебездә җитештерелгән акыллы технологияләрне гамәлгә кертү республика халкының да, безнең аша узып йөрүчеләрнең дә мобильлеген арттырачак. Биредә кулланылган инновацияләр хәрәкәт итүнең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын да күтәрәчәк. Шул рәвешле, транспорт инфраструктурасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре