Юрий Камалтынов: "Әлегә катнашучылар саны сөендерә"

Бүген - Федераль Җыелышның түбән палатасына кандидатларны алдан сайлауның соңгы көне. Татарстан халкы да тәкъдим ителгән 96 кеше арасыннан сентябрь сайлауларында катнашырга лаек дип табылганнар өчен тавыш бирә.

Онлайн-праймериз 24 майда ук башланды. Бүген исә Татарстанда килеп тавыш бирү өчен 557 хисап участогы ачылды, алар 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Соңгы нәтиҗәләр буенча, алдан тавыш бирүдә 162 мең кеше - оффлайн, 100 меңнән артык татарстанлы онлайн катнашкан.

- Миңа калса, бу - бик яхшы күрсәткеч. 2016 елда узган алдан тавыш бирү белән чагыштырсак, быел саннар яхшырак. Ул вакытта барлык сайлаучыларны 14 проценты катнашкан иде, быел бу күрсәткеч үзгәрергә охшап тора, - дип сөйләде Татарстан буенча алдан тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов.

Сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия"не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеген 19 июньдә Партия съездында раслаячаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре