Газетага язылу

Юрий Камалтынов: «Бердәм Россия» фракцияләренең төп бурычы – партия багланышларын активлаштыру»

Бүген «Бердәм Россия»нең Татарстан Республикасы буенча иҗтимагый ярдәм штабында партиянең депутат берләшмәләренең Республика координацион советының (РКС) гомуми җыелышы узды. Утырышны РКС ның җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат үзәге.

Бердәмроссиялеләр җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалыклар турында фикер алыштылар. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин искә төшергәнчә, Дәүләт Советы депутатларының тәкъдимнәре җирле үзидарә турында федераль законны гавами хакимиятнең бердәм системасында эшләгәндә исәпкә алынган. Республика инициативасы буенча федераль канунга җитди үзгәрешләр кертелгән, алар нигезендә бөтен төбәкләргә, авыл җирлекләрендә җирле үзидарәне саклап калып, бер дәрәҗәле системага күчәргәме яки ике дәрәҗәле системаны калдырыргамы икәнен үзләренә сайларга хокук бирелгән.

Бердәмроссия парламентарийлары якын арада җирле үзидарәне оештыруның илебезнең башка төбәкләрендә гамәлгә ашырыла торган уңай тәҗрибәләрен өйрәнергә планлаштыралар.

Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Юлия Манина социаль челтәрләрдә партия эше хакында сөйләде. Аның әйтүенчә, төбәк бүлеге җиде мәйданчыкта тәкъдим ителгән – ВКонтакте, Телеграмм, Одноклассники, Дзен, МАХ, RuTube, Yappy. Моннан тыш, һәр җирле бүлекчә ВК да бергәлек алып бара. «Төбәк бүлекләре аккаунтларының төп бурычы – төбәк бүлеге командасы, депутатлар корпусы, «Бердәм Россия» тарафдарлары һәм Яшь гвардиячеләр тарафыннан көн саен үткәрелә торган эш турында халыкка мәгълүмат бирү», – дип  белдерде Юлия Манина һәм контентның төп юнәлешләре халык программасы, гуманитар эшчәнлек, закон чыгару инициативалары һәм «Бердәм Россия» инициативасы белән башкарыла торган ярдәм чаралары темалары, шулай ук партия проектлары икәненә басым ясады.

«Бердәм Россия»нең Татарстан Республикасындагы иҗтимагый ярдәм штабы эше турында аның җитәкчесе Камил Садриев сөйләде, партиядәшләрен чараларны штаб мәйданчыгында уздырырга чакырды.

Юрий Камалтынов «Бердәм Россия»дән сайланган депутатларны сайлаучылар наказларын үтәүдә активрак катнашырга чакырды. «Республикада бу эш бик нәтиҗәле алып барыла, әмма муниципаль өлешне эшләп бетерергә кирәк. Республика дәрәҗәсенә килгәндә, республика Рәисе йөкләмәсе һәм Хөкүмәт карары нигезендә тиешле тематика буенча наказлар үтәлә», – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов.

Парламент башлыгы урынбасары аерым ассызыклаганча, РКСның төп бурычы – көн тәртибен киңәйтү, депутатлар дәрәҗәсендә партия багланышларының мөмкин булган кадәр колачлау. «Без планлаштырган барлык чаралар һәрвакыт депутат берләшмәләре катнашында уза, чөнки Республика координация советы мәйданчыгы партия, депутат, фракция эше тәҗрибәсе, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары арасыннан депутат корпусының республика районнары һәм шәһәрләренең социаль-икътисадый үсешендә катнашу мәсьәләләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә», – дип шәрехләде Юрий Камалтынов.

Исегезгә төшерәбез, партиянең депутат берләшмәләренең республика координация советы үз эшен 2015 елда башлады һәм җирле үзидарә органнарына депутатларны төп сайлаулардан соң төзелә. Яңа состав 2025 елның октябрендә сайланды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре