• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Юрий Камалтынов: Без бердәм икәнне күрсәтергә тиеш

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Россия Президентын сайлауда Казанда урнашкан 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.

Юрий Камалтынов әйтүенчә, сайлау – ил өчен зур вакыйга бу.

– Без илебезнең, үзебезнең, балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирәбез. Һәр кешенең тавышы мөһим. Бүгенге катлаулы вакытта без Россиянең бердәм икәнен күрсәтергә тиеш, – диде ул.

Юрий Камалтынов кечкенә чакта әти-әнисенә ияреп сайлауга йөргәнен дә исенә төшерде. 1960 елларда тавыш бирергә килгән кешеләргә кинога бушлай билет биргәннәрен әйтте.

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре