Мәскәүдәге Коломенское музей-тыюлыгы территориясендә Сабантуй бәйрәме узды. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән меңләгән кунак җыелды.
Татарстан Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
– Россиянең көче – аның милли һәм мәдәни төрлелегендә. Без авырлыкларны да, милли бәйрәмнәребезне дә бергә үткәрәбез. Сабантуй – күпмилләтле илебезнең бердәмлеген чагылдыручы бәйрәм, – дип билгеләп үтте ул.
Юрий Камалтынов шулай ук Рөстәм Миңнехановнең котлавын җиткерде. Анда Сабантуйның татар халкы рухын, игенче хезмәтенә хөрмәтне һәм халыклар бердәмлеген символлаштыруы ассызыкланды.
Быел Мәскәү Сабантуе Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узды. Аны Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан хөкүмәтләре, шулай ук Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.
Бәйрәм кунакларын бай мәдәни программа көтте: татар һәм башкорт җырлары яңгырады, милли коллективлар чыгыш ясады, халык уеннары, милли кәсепләр ярминкәсе, этнографик татар һәм башкорт авыллары эшләде. Шулай ук төрле халыкларның милли ризыкларын татып карау мөмкинлеге дә булды.
Сабантуйда махсус кунак буларак Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан һәм Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары концерт программасы тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез