Бүген Зәйнең «Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районы Советының 2024 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясауга һәм 2025 елга бурычларга багышланган чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин, Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан чарада катнашучылар үзәк район хастаханәсендә, Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә, «Дулкын-Волна» бассейнында һәм «Без бергә –Мы вместе» психологик -педагогик ярдәм үзәгендә булдылар.
Район Советы утырышында районның 2024 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар турындагы доклад белән район башлыгы Рәзиф Кәримов чыгыш ясады. Ул Зәй районы актив катнашкан илкүләм проектларны һәм республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышын анализлады.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов утырышта катнашучыларны республиканың социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләчәккә бурычлар билгеләде. Ул 2025 елда, илдәге катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, барлык республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген ассызыклады. Республика җитәкчелеге куйган бурычларны хәл итү буенча Зәй районы эшен уңай бәяләп, Юрий Камалтынов энергия нәтиҗәлелеге рейтингында районның елдан-ел үз позицияләрен яхшырта баруын билгеләп үтте. «Район киләчәктә дә икътисадый үсеш темпларын арттыру һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык кирәкле ресурсларга ия, – диде республика парламенты башлыгы урынбасары. – Сезнең, район җитәкчелеге һәм хезмәтләре, депутатлар һәм җирле үзидарә органнары активы, предприятие һәм оешма җитәкчеләре алдында булган ресурсларны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдалану бурычы тора».
Зәй муниципаль районы Советы сессиясендә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин чыгыш ясады.
Бүген Юрий Камалтынов район башлыгы һәм депутатлар белән бергә Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Зәйлеләр арасында беренчеләрдән булып бүләкне Анна Моисеева һәм Леонид Мачтаков алды. Бүләкләр тапшырганда, кунаклар ветераннарга Бөек Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр. «Бу медаль – Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгыгыз өчен олы рәхмәт билгесе», – диде Юрий Камалтынов.
Алты тыл хезмәтчәнен бүләкләр тапшыру өчен «Энергетик» мәдәният сараена чакырганнар иде. Юбилей медальләре белән ветераннар Фәһимә Әминова, Люция Шәрипова, Мария Зотова, Миңнеәсма Хафизова, Миңнурый Әхмәтова, Мөнәздәһә Халикова бүләкләнде.
Юбилей медале Россия Президенты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан булдырылган. Быел ул барлык ветераннарга – фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинградблокадасында , камалышта калган Сталинград һәм Севастопольдә яшәүчеләргә, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына тапшырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез