Дача участокларында бакча өе яисә торак йорт төзергә рөхсәт ителә. Алар арасындагы аерма юридик статуска кайтып кала: бакча йортында яшәү урыны буенча теркәлү мөмкин түгел һәм инженерлык коммуникацияләренең булуы мәҗбүр итеп куелмый.
Йорт аерым торырга, җир өстендә өч каттан да биегрәк булмаска, ә биеклеге егерме метрдан артмаска тиеш. Мондый йортны мөстәкыйль күчемсез милек объектларына бүлү законда каралмаган.
Шулай ук әлеге участокта, әгәр янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килсәләр, гараж, мунча һәм башка хуҗалык корылмалары төзергә мөмкин.
Шул ук вакытта, Манджиева дача кишәрлегендә кунакханәләр, күп фатирлы йортлар, автоостаханәләр, рестораннар һәм башка коммерция объектлары төзү тыелуын әйтте. Моның өчен участокны коммерцияле файдалану зонасына (мәсәлән, кунакханә хезмәте күрсәтү яки җәмәгать туклануы өчен) күчерергә кирәк.
Юрист билгеләп үткәнчә, бу кагыйдәләрне санга сукмау, җирне конфискацияләү мөмкинлеген дә кертеп, административ яки җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Участоктан максатчан файдаланмаган өчен штрафлар каралган, аларның күләме кадастр бәясеннән чыгып процентларда исәпләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез