Юрист Булат Закиров җавап бирде.
Россиядә
полициягә барып, документны югалту турында гариза языгыз. Сезгә талон-уведомление бирәчәкләр. Шуның нигезендә шәхесне вакытлыча раслау таныклыгы алып, кунакханәгә урнашырга яисә билет юнәтергә мөмкин. Бераз тынычлана төшкәч, талон-уведомление белән Күпфункцияле үзәк, миграция хезмәте аша документны торгызу ягын карыйсыз. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да (5 көнгә кадәр карала) тапшырып була.
Чит илдә
Чит ил паспортын югалтсагыз, җирле полициягә мөрәҗәгать итегез. Анда сезгә документ югалганлыкка белешмә биреләчәк. Шуннан соң Россия консуллыгына барыгыз. Анда өегезгә кайту өчен вакытлыча документ тапшырылачак.
Вакытлыча документ алу өчен кирәк:
- электрон рәвештә гариза (Россия Чит илләр эшләре министрлыгының Консуллык департаменты сайтында алдан ук тутырырга мөмкин);
- югалган документ күчермәсе (булса);
- 3,5х4,5 үлчәмендәге 2 фотосурәт;
- җирле полициядән документ югалганлыкка белешмә.
Баланың исә туу турында таныклыгын (күчермәсе һәм фотосы булса да ярый) сораячаклар.
Мөрәҗәгать 1–2 көн эчендә карала. Шәхесне раслаган бер генә документыгыз да юк икән, өстәмә тикшерү кирәк булу сәбәпле, вакытлыча таныклыкны 10–12 көнгә кадәр көтәргә туры киләчәк.
Игътибар! Вакытлыча документ теләсә нинди транспорт төре өчен 15 көн генә гамәлдә була. Димәк, шушы вакыт эчендә үз илеңә әйләнеп кайтырга кирәк. Ә инде кайтканнан соң өч көн эчендә аны миграция органына тапшыру таләп ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез