Юрист Алла Георгиева «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хактасөйләп үткән.«Эш ләүче студент оешмада икән, эш бирүче, әлбәттә,аны сессиягә җибәрергә бурычлы», – дип аңлатып үткән белгеч. Аның әйтүенчә, моның өчен эш бирүчегә уку йортыннан белешмә-чакыру тапшырырга һәм гариза язарга кирәк. Эш бирүче шушы документлар нигезендә студентка ял бирү турында боерык чыгарырга тиеш. Юрист сүзләренә караганда, студентка бу чор өчен тулы күләмендә оклад түләнелә. Шулай ук премия дә бирелергә мөмкин. Георгиева әйтүенчә, икенче һәм өченче тапкыр белем алучыга сессия чорына ял бирелә, әмма бары тик үз хисабына гына. Белгеч аңлатып үткәнчә, студентны ялга җибәрү – эш бирүченең бурычы. Белем алуга кызыксындыру тудыру максатындагы дәүләт гарантиясе бу. Ә инде эш бирүче сессия чорында ялга җибәрмәсә, студент Дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратура яки судка мөрәҗәгать итүгә хокуклы. Моның өчен вазыйфаи затка – 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик затка 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф яный.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез