Эксперт сүзләренчә, Хезмәт министрлыгының яңа боерыгы 2021 ел кагыйдәләрен алыштырды һәм пенсияләрнең барлык төрләренә — иминият, тупланма һәм дәүләт пенсияләренә таләпләрне берләштерде. Күпчелек очракта өстәмә белешмәләр таләп ителми.
«Пенсиягә чыгарга 2 яки 3 ел кала дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхси шәхси хисаптан өземтәгә заказ бирегез. Әгәр дә ниндидер эш чоры булмаса, аларны хезмәт кенәгәсе яки архивка сорау белән раслагыз. Бу пенсияне шунда ук максималь күләмдә алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты Маршани.
Әгәр 2002 елга кадәрге эш чоры, чит илдә стаж һәм зарарлы шартларда махсус стаж турындагы мәгълүматлар цифрлаштырылмаган булса, аларны документлар белән расларга кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез