«Шуңа күрә этикет, аралашу кагыйдәләрен үтәүгә, башка хезмәткәрләрнең намусын һәм абруен яклауга килгәндә, җитәкче башка эшчеләрдән өстенрәк саналмый», – дип билгеләде Соловьев.
«РФ Хезмәт кодексы хезмәткәрләрнең намусын, абруен һәм хокукларын яклый. Әгәр хезмәткәрне эштә даими рәвештә кимсетсәләр, хурласалар, бу «Кимсетү» маддәсе нигезендә административ хокук бозу булып саналачак. Шуңа күрә дәлилләрсез гаепләргә ярамый», – дип ассызыклады юрист.
Дәлил буларак видеоязмалар, хезмәттәшләрнең күрсәтмәләре кулланылырга мөмкин, диде белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез