Хмелевский сүзләренә караганда, килешүдә, мәҗбүри хезмәтләрдән тыш, түләмәскә дә ярый торган пунктлар булырга мөмкин.
«Шлагбаум хезмәте, домофон, торакны иминиятләштерү хезмәте өчен түләү мәҗбүри түгел. Гомумән, торакны иминиятләштерүне анда кертү тыелган, чөнки иминият полисы булырга тиеш», – дип билгеләп үткән юрист.
Ул шулай ук сак өчен, видеокүзәтү системаларын урнаштыру һәм аларны карап тоту, сак системаларын, өстәмә камералар урнаштыру, җыештыручыларның хезмәт хакы, җыештыру кирәк-ярагы өчен түләүнең түләү кәгазенә кертелә алмавын искәрткән. Кайвакыт берсен-берсе кабатлаучы хезмәтләр – мәсәлән, җыештыру, тәрәзәләр юу яки саклау системаларын пычрактан арындыру өчен түләү очраштыргалый, дигән ул.
Юрист торак наймы, күпфатирлы йортны карап тоту һәм аның белән идарә итү, салкын һәм җылы су белән тәэмин итү, канализация, йортны капиталь ремонтлау өчен түләүнең мәҗбүри булуын әйткән. Милекчеләр, түләү кәгазендә тиешсез пунктлар күрсәтелсә, торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез