Газетага язылу

Юрист кредит түләвен нинди очракта кичектереп торырга мөмкин булуын аңлаткан

«Эштән китәргә туры килү сәбәпле, кредитны түләү кыенлашты. Түләүне кичектерүне сорап, банкка мөрәҗәгать итәргә уйлап торам. Шуның шартларын аңлатып үтсәгез иде», дип сораган Балык Бистәсенән Сәвия Галиуллина.

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирде:

 

– Кереме узган елдагыга караганда 30 процентка кимегән кешеләр, шулай ук гадәттән тыш хәл, әйтик, янгын, су басу аркасында мөшкеллеккә төшүчеләр түләүне ярты елга кадәр кичектерергә мөмкин. Ләкин банк түләнмәгән кредитның күләменә караячак.  Автомобиль кредиты – 1,6 миллион сумнан, куллану кредиты – 450 мең сумнан, кредит картасы буенча бурыч 150 мең сумнан артмаска тиеш. Артса, түләү кичектерелмәячәк.

 

Шулай ук ипотека түләве буенча да «тәнәфес» ясарга мөмкин. Рәттән ике айдан күбрәк авырган, эшсез калган, бала туып, айлык уртача керем кимендә 20 процентка кимегән, шул ук вакытта ипотека түләве керемнең 40 проценттан артыграгын тәшкил иткән очракларда түләүне кичектерергә була.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре