Газетага язылу

Юрист ни өчен мошенниклар алган кредит буенча түләргә ярамавы турында сөйләде

Мошенниклар синең исемгә кредит алса, аны түли башлаудан сак булырга кирәк

. Мондый очракта, соңгы вакытлардагы гамәлләреңне күз алдыңнан кичерүгә, полициягә гариза белән мөрәҗәгать итү дөрес булачак. Адвокат Владислав Шведченко “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Мөрәҗәгатьтә кредитның ничегрәк пәйда булуын тәфсилләп язу һәм аның ни рәвешле ачыклануын күрсәтү шарт. Бу хәлне дәлилләүче материалларны – скриншотлар, килешү күчермәсен, телефонда яздырылган сөйләшүләр, смс-хәбәрләр һәм башка мәгълүматларны гаризага кушып тапшыру киңәш ителә, дигән белгеч.

Гаризаны Эчке эшләр министрлыгы сайты аша да тапшырырга мөмкин. Әмма адвокат билгеләп үткәнчә, полиция бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итү эшне тизләтә. Җинаять турында хәбәрне карап тикшерү вакыты 3 тәүлек тәшкил итә,  интернет аша мөрәҗәгать иткәндә җавапны 30 көн эчендә көтәргә кирәк, дигән ул.

Полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң, кредитны мошенникларның рәсмиләштерүен күрсәтеп, банкка гариза тапшырырга кирәк. Гаризага полициядән талон-уведомление күчермәсен һәм башка документлар күчермәсен кушып бирү сорала. Гаризада, клиентның имзасыннан башка рәсмиләштерелүе сәбәпле, килешүне, гамәлдә түгел, дип санарга, дип күрсәтергә. Банк төзелгән килешү турында мәгълүматлар бирсә, аларны тикшерү белән шөгыльләнүче полиция хезмәткәренә тапшыру таләп ителә. Ә инде банк мәгълүмат бирүдән баш тартса, зыян күрүчегә килешүнең гамәлдә түгеллеген тану таләбе белән судка мөрәҗәгать итәргә. 

Адвокат басым ясап әйткәнчә, кредитны түли башлау суд тарафыннан килешүнең төзелгәнлеген тану буларак бәяләнергә мөмкин. Шуңа күрә аны түләүдән баш тарту хәерле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре