Чираттагы ял вакытында авырып китү, “больничный” ничә көнгә бирелсә, ялны шуның кадәр озайту яки башка вакытка күчерү хокукы бирә. Юрист Ирина Михеева “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, чирләп китү очрагында эшкә сәләтсезлек кәгазен рәсмиләштерергә кирәк. Шулай икән, ял вакытында авырган хезмәткәр берни дә югалтмый. Ялны башка вакытка күчерү дә эш бирүче тарафыннан хезмәткәрнең теләгеннән чыгып хәл ителә.
Ә инде гаиләдә берәр якыны авырып киткән очракта хезмәткәрнең чираттагы ялын саклап калу законда күздә тотылмаган. Бу кадәресе якларның үзара килешүе буенча хәл ителә.
“Мондый очракны эш бирүченең локаль норматив актында күздә тотарга мөмкин”, – дип аңлатып үткән юрист.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез